Балтач гимназиясе укучысы - региональ этап призеры.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 гыйнварыннан Бөтенрәсәй олимпиадаларының региональ этапы һәм республика күләмендәге олимпиадаларның йомгаклау этаплары башланып китте. Безнең районнан 71 укучы шушы олимпиадаларда катнашу хокукына ия булды. Бүгенге көндә безнең укучыларыбыз хокук белеме, физика, 9-11 сыйныфлар арасында физик тәрбия фәннәре буенча Казанда үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. 

Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Руслан Шиһабетдинов физик тәрбия фәненнән Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының республика этабында призер исемен алды. Русланга һәм аны әзерләгән укытучысы Фәридә Савиловнага киләчәктә дә зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз. 

Шулай ук алда узачак олимпиадаларда катнашучы барлык укучыларга да, районыбыз данын күтәреп, югары уңышларга ирешергә насыйп булсын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International