Кар өеменең урыны юл кырында түгел, ә полигонда!

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты каршында эшләп киүче административ читалык комиссиясенең чираттагы утырышына халыкка хезмәт күрсәтү объектлары каршында күпләп кар өелеп тору сәбәпле беркетмә төзелгән шәхси эшмәкәрләрнең берничәсе чакырылды. Төзелеш һәм йорт кирәк-яраклары сату үзәге һәм заправка каршында кар өеме булганлыктан район читалык саклау инспекторы Мансур Ибраһимов тарафыннан берничә көн элек эшмәкәрләргә беркетмә төзелгән булган. Алдагы көндә кар күп яуганлыктан, объектлар янындагы карны түгәргә өлгермәгән булалар. 

Комиссиягә чакырулы эшмәкәрләребез: "Ә башка вакытта территориябез тәртиптә бит безнең. Үз хисабыбызга кар чистарту һәм төяп түгү өчен трактор сатып алдык", диделәр. 

Район административ читалык комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров эшмәкәрләр беән әлеге мәсәләгә ачыклык кертте. Шул ук көнне ул территорияләрнең тәртипкә китерелүен, кар өемнәренең түгелүен белгәч, кисәтү ясау белән чикләнде. 

Әлеге уңайдан барлык райондашларыбызга һәм шул исәптән, оешма-учреждение җитәкчеләренә һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, кабаттан искәртәбез: агымдагы - 2017 ел экология елы дип игълан ителде. Димәк, районыбыз җирлегендә чисталык мәсьәләсенә нык контроль булачак. Җаваплылыкка тартылучыларга таләпләр катгый, штраф күләме 2 мең сумнан башлана. 

Ел дәвамында чисталык комиссиясе үз эшен дәвам итә. Димәк, территорияләрне чиста тотуга һәркем җитди карарга тиеш. Кар күп яуган очтакта, аны юл кырына эттереп, өеп куярга түгел, ә техника белән Балтач сөт-май комбинаты янында махсус булдырылган полигонга алып чыгып бушатулары сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International