Эшмәкәрләр өчен Арчада "Бердәй ачык ишекләр көне" үтә.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең, ягъни "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Арча территориаль кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә. 
Белгечләр эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә, идарәнең компетенцияләренә керә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирәчәкләр. Алдан язылырга кирәкми. 

Бердәм ачык ишекләр көне айның һәр өченче чәршәмбесендә 14.00 - 16.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. 

Районыбыз эшмәкәрләре түбәндәге адрес буенча бара алалар: Арча шәһәре, Банк урамы, 6А йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International