Район мәгариф идарәсе базасында Бөтенрәсәй "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабында катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булып узды.
Бу киңәшмәне алып барган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева укытучылар белән кызыклы һәм шул вакытта четерекле темаларга әңгәмәләр оештырды, фикер-тәкъдимнәрен тыңлады, . "Укытучы сәясәтче була аламы?", "Бизнес өлкәсендә укытучы үзен ничек тотарга тиеш?", "Мәгарифтә модернизацияләү төшенчәсен кабул итеп буламы?" кебек темалар күтәрелде. Бу сораларга һәр укытучы шәхес буларак, үз позициясенә нигезләнеп, үзенчәлекле, кабатланмас фикерен белдерде.
Тиздән Бөтенрәсәй "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабында катнашучылар арасында җиңүченең исеме билгеле булачак. Һөнәри осталыкны ачыклауга нигезләнгән бу конкурс елдан-ел яңача алымнар, яңалыклар белән баетыла бара. Конкурста катнашкан барлык укытучыларга да һөнәри осталыклары һәм район мәгарифе үсешенә керткән кыйммәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, авыр һәм мактаулы хезмәт юлында бары тик уңышлар гына телибез!