Мәгариф идарәсе хәбәр итә: БДИ тапшыруда үзгәрешләр

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елда районда бердәм дәүләт имтиханнарын - 192, төп дәүләт имтиханнарын – 364 укучы бирә. 

23 гыйнвар көнне Арчада Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары, методистлар катнашты. 

Киңәшмәдә узган уку елында үткән имтаханнарга анализ ясалды, 2017нче елда имтихан биремнәрендә нинди үзгәрешләр көтелгәне, имтиханнарга эзерлек юнәлешләре күрсәтелде. Арча, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Саба, Питрәч, Теләче районнары һәм Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. 
Имтихан биремнәрендәге узгәрешләрне тулырак edu.tatar.ru/baltasi/roo/page1713532.htm ссылкасы аша Балтач районы мәгариф идарәсенең рәсми сайтыннан “Дәүләт йомгаклау аттестациясе” бүлегеннән карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International