Хәйрия концерты

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Хәйрия концертын оештыру һәм сәхнәгә кую - күп тырышлык, сабырлык һәм көч сорый. Ә менә тернәкләнүчеләр өчен әлеге уздырылган чаралар  сәламәтлекне ныгыту, күңел үстерү өчен зур файда бирә. 2017 елның 20 нче гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары хәйрия концерты күрсәттеләр. Бу күңелле чараны директор ярдәмчесе Ленина Камали кызы һәм тәрбия эше буенча педагог-организатор Резеда Фәрит кызы оештырдылар.

Концертта  бишенче сыйныфтан унынчы сыйныфкача булган укучы балалар катнашты. Алар яшь булуларына карамастан җилкендереп татар, рус халык биюләрен биеделәр, шаян шигырьләр сөйләделәр. Башкарган “Чишмә башы”, Әниемә”, “Әбием” җырлары белән өлкәннәребезне сөендерделәр. Концерт тернәкләнүчеләргә бик ошады.

Чара ахырында рәхмәт йөзеннән тамашачылар әлеге концертны башкаручыларга теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International