“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлеге чикле кешеләр һәм өлкәннәр өчен “ Иске Яңа ел” тамашасы уздырылды.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 16 нчы гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлеге чикле кешеләр һәм  өлкәннәр өчен  “ Иске Яңа ел” тамашасы уздырылды.  Әлеге чара “Кышкы әкият” дип исемләнгән иде. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, Яңа елга багышланган җырлар, биюләр белән аралашып барды. Барлык катнашучылар да Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан бүләкләр алдылар. Узган әлеге тамаша барлык өлкәннәребез өчен шатлыклы, истәлекле көн буларак истә калды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International