ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Йомшак  әбиләр, сөйкемле хатыннар, чибәр туташлар, чая кызлар язның тәүге бәйрмендә тагын да якынрак, тагын да газизрәк, тагын да чибәррәк булалар. Бу көннәрдә аларга багышланып җырлар җырлана, мәдхия укыла, чәчәк-бүләкләр бирелә, кунак ителә. Оешмаларда, мәдәният йортларында, мәктәп-балалар бакчаларда төрле чаралар үткәрелә. Безнең китапханә дә актив китап  укучы хатын-кызлар өчен "Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" исем астында әдәби-музыкаль кичә оештырды. Әни-апаларны котларга урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары чакырылды.

Бер кушылып, бер аерылып “уйнаган” авылларның язмышы күп очракта кызыгырлык түгел. Үзгәртеп кору елларында мөстәкыйльлек алып, аерым колхоз булып яшәгәннәрнең бик күбесе тернәкләнеп китә алмады.

Әтнә әнә шундый экспериментлар кичергән авылларыбызның берсе. Үзләре: “Аерым колхоз булып яшәгәндә барысы да әйбәт иде, ул чактагы рәисебез Ринат Гыйззәтуллин бик күп төзеде, аңа эшләргә генә ирек бирмәделәр”, – дисә дә, аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Кабат “Кама”га кушылган Әтнә байтак еллар тернәкләнә алмый тилмерде.

6нчы  март көнне  Балтач  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә   Балтач,  Кукмара,  Саба,  Арча,  Биектау,  Теләче  һәм  Әтнә  районнарының методистлары,   китапхәнәчеләре  өчен  “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле” темасына зонаара семинар булып узды.  Семинарда   Мәгариф  һәм  Фән  министрлыгыннан Фәйзрахманова К.Ф.,  Казан дәүләт мәдәнят институтыннан педагогика фәннәре кандидаты Барейчева Р.М. да чыгышлар белән катнашты.  Мәгариф  идарәсе методисты  Зигангирова Г.Р.,  Балтач  мәктәбе  китапханәчесе  Төхватуллина Ф.З.,  Балтач  гимназиясе  китапханәчесе  Ибраһимова  А.Г.ның  чыгышлары  бик  эчтәлекле  булды.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

7 нче март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әни кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән тематик кичә булып узды. Кичә барышында әниләр, китапханәгә актив йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч – “Куян малае”ның әнисен эзләве турында әкиятне карадылар, кичәнең исеменнән күренгәнчә, үзләренең теләсә-нинди өлкәдә белгеч булуларын исбатлап, бәйгедәкатнаштылар. Укучылар әниләренә-укытучы апаларына көч биреп, җан атып утырдылар. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да җиңүче дип танылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген - 7 март көнне район мәдәният үзәгендә Балтачыбызның гүзәл затлары булган кадерле әниләр, йомшак әбиләр, назлы ханымнар, сылу кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты булып узды. 

 

6 мартта Смәел авыл китапханәсе Смәел урта мәктәбе белән берлектә "Гөлләргә тиңлим сезне"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары һәм кадерле әниләр катнашты.

Аналарның иң зур батырлыгы - балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларны илебезгә,халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү,сау-сәләмәт үстерү,аларның рухи байлыгын кайгырту.Кешелеклелек, тырышлылык,гаделлелек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә бала күнеленә ана назы аша салына.

Кичә балаларның чыгышлары, әниләр өчен конкурслар, шагыйрьләребезнең әниләребезгә дан җырлаучы шигырьләре белән үрелеп барды.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

4 нче март конне Балтач гимназиясында, Камалов Рөстәм Закирович призына 2008нче елгы һәм аннан яшьрэк балалар арасында шахмат ярышлары уздырылды. Элеге ярышларда Мамадыш шэхэреннэн хэм Этнэ районыннан да балалар катнашты.Ярышлар оешкан тостэ,, матур уткэрелде. Жинучелэргэ спонсорыбызның махсус ясатылган медальлэре һәм булэклэре тапшырылды. Шулай ук ярышта катнашучылар спонсор хисабына тукландырылды һәм истэлекле бүлэклэр бирелде. 
 

3 март көнне үзәк зурлар китапханәсендә профориентация юнәлеше буенча “Хезмәтен сөйгән – бәхетен тулы иткән” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәгә Балтач урта мәктәбенең 8нче сыйныфлары белән очрашуга төрле һөнәр ияләре килде. Укытучы, полиция вәкиле, косметолог, хисапчы, сатучы, авыл хуҗалыгы белгече үзләренең һөнәрләре турында сөйләде. Социаль-гуманитар белем институтыннан Балтач районы буенча региональ куратор Салихова Миләүшә Гариф кызы һәм "Арча агросәнәгать һөнәри колледжы”ның 2нче номерлы филиалыннан Әхәтов Нияз Фәрит улы да үзләренең уку йортлары турында сөйләп, белгечлекләр белән таныштырдылар.

Гаять бай күргәзмәдән соң авыл үзешчәннәре гаять  тә мәгънәле концерт куйды.

 Уйландырырлык җырлар, күзләрне яшьләндерерлек нәфис сүз, оста биюләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Концерт туган як, хезмәт кешесе темасына туры килерлек итеп әзерләнгән, тамашачы да һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды, көчле кул чабулар белән озатты. 

"Кама" җәмгыятенең Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр. Без килгән вакытта Чепья ветеринария участогы баш мал табибы Илгиз Гыйльмуллинның малларга прививка кадаган чагы иде. Эшчеләр барысы да мәш килеп маллар янында "кайнаша". Ферма мөдирен эзләп яннарына бардым. Мөнип Гомәров ял йортында булу сәбәпле, әлеге вазыйфаны бригадир булып эшләүче Альберт Сираҗиевка йөкләгәннәр икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International