Йомшак әбиләр, сөйкемле хатыннар, чибәр туташлар, чая кызлар язның тәүге бәйрмендә тагын да якынрак, тагын да газизрәк, тагын да чибәррәк булалар. Бу көннәрдә аларга багышланып җырлар җырлана, мәдхия укыла, чәчәк-бүләкләр бирелә, кунак ителә. Оешмаларда, мәдәният йортларында, мәктәп-балалар бакчаларда төрле чаралар үткәрелә. Безнең китапханә дә актив китап укучы хатын-кызлар өчен "Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" исем астында әдәби-музыкаль кичә оештырды. Әни-апаларны котларга урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары чакырылды.