Бөрбаш авыл җирлеге үзешчәннәре концерты бик мәгънәле үтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Гаять бай күргәзмәдән соң авыл үзешчәннәре гаять  тә мәгънәле концерт куйды.

 Уйландырырлык җырлар, күзләрне яшьләндерерлек нәфис сүз, оста биюләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Концерт туган як, хезмәт кешесе темасына туры килерлек итеп әзерләнгән, тамашачы да һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды, көчле кул чабулар белән озатты. Биюләрне өйрәтергә дә махсус белгеч чакыртканнар. Шуңа да кат-кат сәхнәгә дәшәсе килгән  биюләре хәйран булды. Концертны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров  та тамаша кылды,  азактан « үзенә күрә матур авыллары, халкы, чишмәләре, урманнары булган табигать  кочагында гомер иткән   кешеләрнең  җыр-моңнары да күңелгә үтеп керүчән», дип, концертны   җыйнаклык,  самимилек  ягыннан югары бәяләде, тамашачы  белән берлектә рәхәтләнеп ят итүе турында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International