Бүген - 7 март көнне район мәдәният үзәгендә Балтачыбызның гүзәл затлары булган кадерле әниләр, йомшак әбиләр, назлы ханымнар, сылу кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты булып узды.
Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге котлауларын ирештерү өчен сүз район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка бирелде. Ул үзенең тәбрик сүзендә барлык хатын-кызларга район үсешенә керткән өлешләре, куйган хезмәтләре, гаиләләрнең бөтенлеген тәэмин итүдәге тырышлыклары, динебезне һәм телебезне саклаудагы батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Гел шулай яз гөлләре кебек гүзәл, нәфис булып калыгыз дип, ихлас теләкләрен ирештерде.
Алга таба "Ана даны" медаленә лаек, "Ана сертификаты"на ия булган әниләрне, "Ел хатын-кызы - 2017" республика бәйгесендә җиңү яулап кайткан бөек аналарны тәбрикләү тантанасы булды. Бәйрәм концерты дәртле җыр-биюләр, нәфис сүз белән дәвам итте.