Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

6нчы  март көнне  Балтач  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә   Балтач,  Кукмара,  Саба,  Арча,  Биектау,  Теләче  һәм  Әтнә  районнарының методистлары,   китапхәнәчеләре  өчен  “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле” темасына зонаара семинар булып узды.  Семинарда   Мәгариф  һәм  Фән  министрлыгыннан Фәйзрахманова К.Ф.,  Казан дәүләт мәдәнят институтыннан педагогика фәннәре кандидаты Барейчева Р.М. да чыгышлар белән катнашты.  Мәгариф  идарәсе методисты  Зигангирова Г.Р.,  Балтач  мәктәбе  китапханәчесе  Төхватуллина Ф.З.,  Балтач  гимназиясе  китапханәчесе  Ибраһимова  А.Г.ның  чыгышлары  бик  эчтәлекле  булды.  Фәнзия  Зиннур кызы  үткәргән  мастер-класстан китапханәчеләр  үзләренә  файдалы  мәгълүмат  алдылар.  Укучылар  катнашында  Мостафина В.А. тарафыннан  үткәрелгән  әдәби салон да бик зур тырышлык белән, югары сыйфатта әзерләнгән иде.

Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева А.Ю., мәктәп директоры Гыйләҗева Г.Ф.  китапханәчеләргә үз теләкләрен җиткереп, киңәшләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International