ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

9 нче март көнне 2017 - Татарстанда экология елы уңаеннан Шубан авыл китапханәсендә 1-4 сыйныфлар белән “Могҗизалар кыры” уйнатылды. Максаты: Укучыларда табигатькә, тирә-юньгә, шәфкатьле һәм кайгыртучан булу, бер-берләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.

7 нче март көнне Шубан авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ягез әле әбиләр” кичәсе булып узды. Кичә барышында әбиләр “Истәлегем –солдат альбомым” күргәзмәсе белән таныштылар. , ”Ягез әле әбиләр” бәйгесендә төрле яшьтәге әбиләребез ике командага бүленеп күңелле генә бәйгеләрдә – мәкальләр, табышмак –сораулар; шигырь-хикәя чыгарулар, биюләрдә, кино исемнәрен белүдә һәм башка төрле бәйгеләрдә үзләрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да бик актив катнашты. Җиңүче дип “Дәү әниләр” командасы танылды. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

9 март көнне Борнак авыл китапханәсендә “Әнием-күңелем  кояшы” исемле кичә иң күп китап укучы әниләргә карата  үткәрелде.Әниләргә карата кадер-хөрмәт,ярату,олылау хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылган бәйрәм кичәсендә әниләр өчен матур шигырьләр,җырлар җырланды.Кичәбез бик күңелле узды.

4 март көнне Куныр филиал №12 китапханәсендә Куныр мәдәният йортының фольклор төркеме “Сәйлән” белән “Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага әңгәмә булып узды. Әңгәмә Г. Галимуллинаның “Алтын ачкыч” дип исемләнгән китапка таянып узды. Чөнки бу китап аша үзеңә кирәк булган бик күп файдалы мәгълумат алырга була. Шулай ук, бу язучының китаплары үз укучыларын таба алды. Һэрдаим Г. Галимуллинаның китапларын яратып укыйлар.

7 март көнне Куныр № 12 филиалында "Иң булган гаилә" дигән чара узды. Куныр авылының иң булган өч гаиләсе: Мусагитовлар, Рамазановлар һәм Закировлар көч сынашты.

Бар табигать язгы йокыдан уянган бер мәлдә,сөекле хатын-кызларыбыз-әбиләр, әниләр, кызларыбызга багышланганиң гүзәл бәйрәмнәренең берсе-8 март бәйрәме билгеләнеп үтелә.Шул уңайдан 9 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә әниләр, әбиләр, балалар катнашында “Серле бизәкләр” дип аталган чара узды. Балалар әниләре, әбиләре ярдәмендә тозлы камырдан бизәкләр ясадылар. Аларны матурлап буяп, ахырдан үзләре эшләгән бизәкләрне әниләренә бүләк иттеләр.

Чепья мәдәният йортында хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормышыбызның язы һәм чәчәге- хатын-кыз" исеме астында концерт үтте. Концертта мари, удмурт, татар, керәшен җырларының яңгыравы,  биюләр, нәфис сүз тамашачыларның күңеленә хуш килде. Быелгы концерт тамашачыларга күп санда төрле бүләкләр, чәчәкләр бүләк итү белән дә истә калыр.

Вакыт дигәнең аккан су кебек үтә дә китә.Инде менә язның беренче бәйрәме-8 март-Халык-ара хатын кызлар көне дә үтеп китте.Әлеге бәйрәмгә багышлап 7 март көнне Арбор авыл китапханәсендә "Хатын кызлар- җирнең бизәге" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә кызларыбыз белән  гүзәл затларыбыз тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.Хатын-кызларыбызга багышлап җырлар җырланды,шигырьләр сөйләнде.

Вакыт дигәнең аккан су кебек үтә дә китә.Инде менә язның беренче бәйрәме-8 март-Халык-ара хатын кызлар көне дә үтеп китте.Әлеге бәйрәмгә багышлап 7 март көнне Арбор авыл китапханәсендә "Хатын кызлар- җирнең бизәге" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә кызларыбыз белән  гүзәл затларыбыз тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.Хатын-кызларыбызга багышлап җырлар җырланды,шигырьләр сөйләнде.

7 март көнне Карадуган мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Хатын-кыз дөньяның – йөзек кашы” дип исемләнгән тематик концерт куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International