”Ягез әле әбиләр”

2017 елның 10 марты, җомга

7 нче март көнне Шубан авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ягез әле әбиләр” кичәсе булып узды. Кичә барышында әбиләр “Истәлегем –солдат альбомым” күргәзмәсе белән таныштылар. , ”Ягез әле әбиләр” бәйгесендә төрле яшьтәге әбиләребез ике командага бүленеп күңелле генә бәйгеләрдә – мәкальләр, табышмак –сораулар; шигырь-хикәя чыгарулар, биюләрдә, кино исемнәрен белүдә һәм башка төрле бәйгеләрдә үзләрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да бик актив катнашты. Җиңүче дип “Дәү әниләр” командасы танылды. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International