3 март көнне үзәк зурлар китапханәсендә профориентация юнәлеше буенча “Хезмәтен сөйгән – бәхетен тулы иткән” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәгә Балтач урта мәктәбенең 8нче сыйныфлары белән очрашуга төрле һөнәр ияләре килде. Укытучы, полиция вәкиле, косметолог, хисапчы, сатучы, авыл хуҗалыгы белгече үзләренең һөнәрләре турында сөйләде. Социаль-гуманитар белем институтыннан Балтач районы буенча региональ куратор Салихова Миләүшә Гариф кызы һәм "Арча агросәнәгать һөнәри колледжы”ның 2нче номерлы филиалыннан Әхәтов Нияз Фәрит улы да үзләренең уку йортлары турында сөйләп, белгечлекләр белән таныштырдылар.