6 мартта Смәел авыл китапханәсе Смәел урта мәктәбе белән берлектә "Гөлләргә тиңлим сезне"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары һәм кадерле әниләр катнашты.
Аналарның иң зур батырлыгы - балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларны илебезгә,халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү,сау-сәләмәт үстерү,аларның рухи байлыгын кайгырту.Кешелеклелек, тырышлылык,гаделлелек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә бала күнеленә ана назы аша салына.
Кичә балаларның чыгышлары, әниләр өчен конкурслар, шагыйрьләребезнең әниләребезгә дан җырлаучы шигырьләре белән үрелеп барды.