Түнтәр авылында яшәүче Зарипова Нина Иван кызына 10 февраль көнне 95 яшь тулды.
Балтач үзәк зурлар китапханәсенең китап бирү бүлегендә, 2018 ел – Русиядә театр елы игълан ителү уңаеннан, “...Еллар үткән саен яктың арта, Раушан көзгең тарта, театр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә җөмһүриятебездәге театрлар тормышын яктырткан, халкыбызның күренекле артистларына багышланган күпсанлы китаплар һәм газета-журнал язмалары белән танышырга мөмкин.
Куремьял авылында гомер итүче Сәлимә Юныс кызы Сафиуллинага 11 февраль көнне 90 яшь тулды.
Шушы көннәрдә Чепья, Ор, Норма мәдәният йортларында Россия Президентын сайлауга әзерлек уңаеннан укулар оештырылды
Көек авылы китапханәсендә нинди генә шәхесләр булмый. Шушы көннәрдә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов булып китте. Һәм, әлбәттә без аның нинди китаплар укырга яратканын да кызыксынып сорап үттек!)))
9-9 шушы ике сан, әйтерсең лә, яшәү белән үлемсезлек тарихы. Шигърияттә мәңгелек юл ярган олы шәхесебезнең сүнмәс рухи көче.2011 елның 9 декабрендә арабыздан киткән агабыз әле дә безгә тутыкмас иҗаты аша көч бирә сыман. 9 февраль көнне Фәнис абый Яруллинның тууына 80 ел булды. Гыйнвар аенда ук Көек авылы китапханәсендә балалар белән аның иҗатын барлый башлаган булсак, олыларыбыз белән дә искә алып тормыш юлында һәркемгә гыйбрәт булырлык мизгелләрен күздән кичердек, шигырьләрен укып күңел тынычлыгы таптык.
Бүген - 11 февраль көнне балтачлылар бердәм рәвештә "Россия чаңгы юллары - 2018"гә кушылды. "Сабантуй" ял һәм спорт паркына районның барлык оешма-учреждение коллективлары, гаиләләр килгән иде. “Россия чаңгы юллары-2018” акциясе һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Ул райондашларны сәламләп, күтәренке күңел, яхшы кәеф һәм сәламәтлек теләде.
Әкиятләр, җыр-бию,уеннар аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан, 7 нче февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләрнең серле дөньясы" исемле әкиятләр кичәсе үткәрелде. Әкият - ул кеше күңелендә генә була торган серле,тылсымлы бер матурлык.Укучылар татар халык әкиятләре һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр.
7 ФЕВРАЛЬ көнне Шубан авыл китапханәсендә Лев Толстой елын ачып җибәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Айсылу Фәргәтовна һәм вожатый апалары Камилә белән килделәр. Китапханәче Лев Толстойның биографиясе белән таныштырды. Прыжок мультфильмын карадык. Камилә апалары «Арыслан һәм эт» мәсәлен «Филиппок» хикәясен кычкырып укыды. Укытучылары Салават күпере журналының быелгы беренче саны (Толстой елына багышланган) белән эшләү тәртибен аңлатып китте. Ахырдан балалар капка уены уйнап ял итеп алдылар һәм Л.Толстойга ясалган китап күрмәзмәсе белән таныштылар.