ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

7 ФЕВРАЛЬ көнне Шубан авыл китапханәсендә Лев Толстой елын ачып җибәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Айсылу Фәргәтовна һәм вожатый апалары Камилә белән килделәр. Китапханәче Лев Толстойның биографиясе белән таныштырды. Прыжок мультфильмын карадык. Камилә апалары «Арыслан һәм эт» мәсәлен «Филиппок» хикәясен кычкырып укыды. Укытучылары Салават күпере журналының быелгы беренче саны (Толстой елына багышланган) белән эшләү тәртибен аңлатып китте. Ахырдан балалар капка уены уйнап ял итеп алдылар һәм Л.Толстойга ясалган китап күрмәзмәсе белән таныштылар.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Cәрдек авыл китапханәсендә 2 нче февраль көнне 5-6 сыйныф укучылары белән "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах"исемле акция кысаларында кычкырып уку чарасы үткәрелде.Чарада 6 укучы катнашты һәм Б. Лавренев"Разведчик вихров", В. Богомоловның "Иван Зося" китаплары кычкырып укылды. Китапханәдәге башка китаплар белән күргәзмә ясалды.

9 февраль  көнне  Балтач үзәк китапханәсендә нәфис сүз осталарының  район бәйгесе булып узды.  Чарада барлыгы  33 кеше катнашты.  Катнашучыларның иң яшенә  6, иң өлкәненә- 66 яшь иде.

Бәйге нәтиҗәләре:

6 яшьтән  14 яшькә  кадәр:

1 урын  Герасимов Азат -  Балтач

               Гараев  Наил -       Балтач

2 урын    Абдуллина  Ләйсән  -  Я.Чурма

                  Абдуллина   Гүзәл   -  Карадуган

3  урын    Әхмәтова  Мәликә – Шешеңәр

                  Гаврилова  София -  Чепья

14 яшьтән  24 яшькә кадәр

1 урын    Шакирова  Зөһрә  -  Балтач

                 Кәримова  Лалә -  Түнтәр

2 урын     Волкова  Лидия  -  Дорга

3  урын    Филиппова  Айгөл  - Чепья

                  Хакимҗанова  Илзия  -  Шода

24  яшьтән  - .....

1  урын     Йосыпова   Равилә  -  Арбор

2  урын     Алексеева    Нәзирә   - Субаш

3 урын    Фасихов  Наил  -  Нөнәгәр

                  Шафигуллина  Ленина - Яңгул       

7 февраль көнне Пыжмара авыл җирлегендә район башлыгы Нутфуллин Рамиль Рашит улы  катнашында СХПК “Кама” хуҗалыгының отчет сайлау җыелышы булып узды. Хуҗалыкның җаваплы хезмәткәрләре 2017 елда эшләнгән эшләре буенча хисап тотты һәм 2018 елга  алда торган бурычлар каралды.

2015 елдан ЕНВД коэффиөиенты үзгәрешсез иде - 1,798.Россия икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы 30.10.2017 N 579 нигезендә  2018 елга күрсәткеч 1,868. Димәк, физик күрсәткечен зурлыгы үзгәрешсез булганда,  инде 2018 елның I кварталына К2 коэффициенты һәм салым ставкасы бердәм салым суммасы күбрәк булыр.

7 февраль көнне Пыжмара авыл җирлеге Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында  “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) кышкы фестивалендә катнашкан. 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк арасында  Садыйков Мухамадгариф  2 нче урынны яулады.

4-6 нчы февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Шакирҗанова Айзилә (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныфы укучысы Муллагалиева Камилә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) республика олимпиадасының призерлары дипломнарына ия булдылар. 6-8 нче февральдә үткәрелгән рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасыннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Насырова Мәдинә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) призер булып кайтты.

8 февральдә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы үтте. Балтач районыннан барлыгы 7 номинациядә катнаштылар.  Һәрбер конкурсантның чыгышында гаиләсенең, туганнарының һәм  хезмәттәшләренең көче кергән иде.  Шуңа күрә дә әлеге  бәйгедә иң актив катнашкан район буларак, райондашларыбызга олы рәхмәт белдерәбез.

Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru салым түләүченең шәхси кабинетында актуаль мәгълүмат алырга, салым түләү өчен гариза бирергә  һәм башка күп хезмәтләрне башкарып була.

Салым түләүченең шәхси кабинетына керү ысуллары:

1. Регистрация картасында күрсәтелгән логин һәм пароль ярдәмендә. Әлеге картаны алу өчен теркәлү урынындагы салым инспекциясенә шәхесне дәлилләүче документ белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин;

2. Электрон подпись/ универсаль электрон карта  ярдәмендә;

3. ЕСИА системасында (Единая система идентификации и аутентификации) авторизация ясап керү өчен кулланыла торган реквизитлар ярдәмендә.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Бөрбаш авылында  яшәүче Зарипова Мәйсәрә Каюм кызына 8 февраль көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International