Татар әдәбиятыннан да республика олимпиадасы призёрлары балтачлылар

2018 елның 9 феврале, җомга
Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.

4-6 нчы февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Шакирҗанова Айзилә (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныфы укучысы Муллагалиева Камилә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) республика олимпиадасының призерлары дипломнарына ия булдылар.

6-8 нче февральдә үткәрелгән рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасыннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Насырова Мәдинә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) призер булып кайтты.

Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Автор: Мәгариф идарәсе методисты Ф. Т. Сабирова

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International