Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru салым түләүченең шәхси кабинетында актуаль мәгълүмат алырга, салым түләү өчен гариза бирергә һәм башка күп хезмәтләрне башкарып була.
Салым түләүченең шәхси кабинетына керү ысуллары:
1. Регистрация картасында күрсәтелгән логин һәм пароль ярдәмендә. Әлеге картаны алу өчен теркәлү урынындагы салым инспекциясенә шәхесне дәлилләүче документ белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин;
2. Электрон подпись/ универсаль электрон карта ярдәмендә;
3. ЕСИА системасында (Единая система идентификации и аутентификации) авторизация ясап керү өчен кулланыла торган реквизитлар ярдәмендә.