Балтачта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона өлеше үтте.

2018 елның 9 феврале, җомга

8 февраль көнне Балтачта район мәдәният үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Әлеге мәртәбәле чарада райондашларыбыз  10 районнан килгән – Биектау, Арча, Әтнә,  Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык-бистәсе районнары конкурсантлары белән  үз номинацияләре буенча көч сынаштылар.

 1.«Лидер ир-ат»  номинациясендә – "МДСУ-1" районара юллар идарәсе оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов;

2. “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә  – Кариле авылы кызы, мактаулы исемнәргә лаек мәгариф ветераны, тарихчы,  эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева;

3. “Өченче яшь герое “ номинациясендә - Улисьял авылыннан үзешчән сәнгатькә гашыйк ветераныбыз Татьяна Кузьмина;

4. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә – Карадуганнан  Муса Җәлил һәм Себер тракты музееның  директорые Фирая Зыятдинова;

5. “Хатын-кыз – ана” номинациясендә – Нөнәгәр авылыннан күпбалалы ана Зөлфидә Тләкова;

6. “Язмышым - һөнәрем” номинациясендә – Чепья авылыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәне Римма Кузнецова,

7. “Изге йөрәкле ир-ат” номинациясендә – үзенең игелекле гамәлләре белән мактауга лаек, район торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәре  мәрхәмәтле райондашыбыз Балтачтан Фаил Габдрахманов чыгыш ясады.

Балтач районыннан барлыгы 7 номинациядә катнаштылар.  Һәрбер конкурсантның чыгышында гаиләсенең, туганнарының һәм  хезмәттәшләренең көче кергән иде.  Шуңа күрә дә әлеге  бәйгедә иң актив катнашкан район буларак, райондашларыбызга олы рәхмәт белдерәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International