Бөрбаш авылында яшәүче Зарипова Мәйсәрә Каюм кызына 8 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсилә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән “Бөрбаш” җәмгыяте баш агрономы Искәндәр Гыйлметдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.