ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. 

Татарстан Республикасы территориясендә начар күренешләр белән берлектә «бик көчле җил» куркыныч метеорологик күренеш турында № 1 шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә, 2020 елның 18 февралендә төнлә һәм көндез көтелә:

 көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 м/c,  17 февраль 21 сәгатьтән 18 февраль 06 сәгатькә кадәр урыны белән 25 м/с (Казан шәһәрендә 22 м/с кадәр);

- кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;

- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

- бозлавык;

- иртән һәм көндез урыны белән томан;

- юлларда бозлавык, кар боткасы.

2020 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үттеләр. "Ватан сугышчылары" паркында бу вакыйгага багышланган митинг узды. Әфган сугышын узган ветераннар кулларында гвоздикалар белән килделәр, һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм венок куйдылар. Кунаклар күп иде: вафат булган сугышчыларның әниләре, тол калган хатыннары, туганнары һәм якыннары.

Әфганчыларны башка гаскәрләрнең вәкилләре дә сәламләде, тол калган хатыннары җылы сүзләр әйтте, әфганчылар гимны яңгырады.

Татарстан "Мәдәни код"  фестивален кабул итәчәк төбәкләр өчлегенә керә ала.  Проект «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан "Гомумроссия халык фронты" Россия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан оештырылган.

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте. 

Татарстанда  ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын  бәйрәм  итү чараларын  башлауга  старт  бирелде. Безнең   Министрлык  та үзенең 100 еллыгын бәйрәм  итүгә әзерләнә.    21920  елның 7 маенда   Игенчелек  буенча  халык комиссариаты  төзелә.  Министрлык  ел  дәвамында  авыл  хуҗалыгының  барлык  ветераннарын  котлауны  планлаштыра.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров 12 февральдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.   

2020 елның 15 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р., Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәбиуллин Ф.Р катнашында «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Җыелышта җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.


14
февраль, 2020 ел
җомга

     «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру кысаларында, агымдагы елның 6 һәм 13 февралендә Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пунктында укулар үткәрелде, анда 4 социаль хезмәткәр һәм 11 авыру туганнарын караучы катнашты.

 

Гашыйклар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе районыбызның төрле оешмаларында хезмәт куючы яшьләрне  “Китапка гашыйклар” утравына романтик сәяхәткә дәште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International