Муса Җәлил – балаларның дусты

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Балтачның 1 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар  чараның кунаклары булдылар. Алар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен язган шигырләрен матур итеп сөйләп, “Карак песи” шигырен сәхнәләштереп, үзләренең булганлыкларын да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International