Татарстан Республикасы территориясендә начар күренешләр белән берлектә «бик көчле җил» куркыныч метеорологик күренеш турында № 1 шторм кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә, 2020 елның 18 февралендә төнлә һәм көндез көтелә:
көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 м/c, 17 февраль 21 сәгатьтән 18 февраль 06 сәгатькә кадәр урыны белән 25 м/с (Казан шәһәрендә 22 м/с кадәр);
- кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;
- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
- бозлавык;
- иртән һәм көндез урыны белән томан;
- юлларда бозлавык, кар боткасы.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 17 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 18 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, көндез урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык һәм буран, иртән һәм көндез аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан төнлә 15-20 м/c, урыны белән 23 м/с ка кадәр, көндез 9-14 м/с, урыны белән 20 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1...+1˚, көндез һаваның максималь температурасы +1... +3˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы.