Татарстан "Мәдәни код" фестивален кабул итәчәк төбәкләр өчлегенә керә ала. Проект «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан "Гомумроссия халык фронты" Россия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан оештырылган.
Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак.
3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт Советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.
Кандидат-төбәкләргә 3 мартка кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә проектның рәсми төркемендә катнашып, ярдәм күрсәтергә мөмкин.