ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген  аграрийлар  торган  саен күбрәк  булачак уңышны  иминләштерү  турында  уйлыйлар.    Агроиминләштерү хәтәр игенчелек  төбәкләре  өчен  аеруча  әһәмияткә  ия, шундыйларга  безнең  республика  да  керә. Ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен, һава шартларына  карамастан,   тотрыклы  эшчәнлек  алып баруда, керемнәрне алдан  фаразлауда реаль мөмкинлекләр  бирә.  

16 февраль көнне Яңгул мәдәният йортында яшьләр белән алкоголизмга каршы көрәш максатында "Аек башта - аек акыл" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә бик җанлы узды. Яшьләр киләчәк тормышларына битараф түгел – алкоголизм, аның күңелсез нәтиҗәләре турында сөйләмне зур игътибар белән тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр.

14 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган "Үткән еллар хәтере" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Григорьев Юрий Петрович һәм Макаров Сергей Анатольевич чакырылган иде.

13 февраль көнне Субаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан «Сөйли каен башын ия-ия, Сез киттегез илне сакларга» дигән тематик кичә үткәрде. Кичәдә Әфганстан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл яшьләре катнашты. Узган ел вафат вафат булган Әфган сугышы ветераны Романов Илшатның шәхси әйберләреннән, медальләреннән, фотоларыннан күргәзмә оештырылды. Кичә истәлек фотоларыннан төзелгән презентация белән үрелеп барды. 

14 февраль көнне Кили мәдәният йортында китапханә белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан "Батырлык һәм намус үрнәге" дип исемләнгән викторина уздырылды. Биредә балалар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, иҗаты турында белемнәрен баеттылар.

14 февраль көнне Кили мәдәният йортында әфганчы-интернационалистлар Фердинанд абый Нәфыйков һәм Рифкать абый Хафизов белән очрашу булды. Алар балаларга әфган җирендә күргәннәрен сөйләделәр.

 6 февраль көнне Сосна авылында зур вакыйга – авыл мәчетенең 20 еллык юбилее булып узды.

2020 елның 11 февралендә 14.40 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, тәмәке тартуның тискәре күренешләрен кисәтү һәм спиртлы продуктлар куллануның зыяны турында», «Закон һәм җаваплылык», «Бу дөнья ничек матур!», «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит», «һөнәр сайлау» дигән темаларга Балтач урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде.

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International