ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

15-16 нчы февральда узган, күренекле музыкант, Совет һәм Россия скрипачысы, саксофонист, данлыклы дирижер С.Б.Сахар исемендәге «Созвездие» регионара бәйгесендә сәнгать мәктәбеннән 229 укучы һәм 14 укытучы Малмыж шәһәре сәхнәсендә кояш кебек балкыдылар. Искиткеч талантларыбызның бәйге чыгышларын танылган музыкантлар – үз эшләренең осталары бәяләде.

13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган «Назлы юллама» дип исемләнгән валентинкалар ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Балаларның игътибарын шуңа юнәлттеләр: иң оригиналь булып һәрвакыт үз куллары белән эшләнелгән валентинка санала һәм соңгы вакытта алар бик  популярлаша бара.

15 февраль көнне Таузар авылы клубында мәктәп белән берлектә оештырылган "Онытылмас мәктәп еллары" дигән Таузар башлангыч мәктәбен тәмамлаган укучылар һәм анда укыткан укытучылар очрашуы узды.

15 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында библиотека белән берлектә бөек шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте. Салавыч балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар, китаплары белән таныштылар. 

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфган Республикасыннан чыгарган көн уңаеннан, Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә "Әфганстан – йөрәк ярасы" исеме астында яшьләр өчен әфганчы егетләр катнашында  әңгәмә үткәрелде. Гарифуллин Фидәил үзенең 2 ел хезмәте вакытында ниләр күргәнен, кичергәнен яшьләргә бәйнә-бәйнә сөйләп китте.  Нигъмәтҗанов Рамил Кандагардагы тормышны тасвирлап сөйләде. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Әңгәмәбез илебезнең киләчәге тыныч булсын дигән сүзләр белән тәмамланды.

13 февраль көнне Яңгул мәдәният йортында Әфганстанда бурычларын үтәгән әфганчы-интернационалистларга багышланган “Исә Әфган җилләре" дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичәгә кунак булып ветеран әфганчылар - Насруллин Тәбрис Зөфәр улы, Минһаҗев Ринат Рәхип улы килде.

2020 елда "Эчке һәм читтән керү туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2019 елның 7 декабрендәге 1619 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары (алга таба - Кагыйдә) нигезендә Федераль агентлык тарафыннан туризм буенча федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс уздырыла.

 

17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Начар метеорологик күренешләр: 19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

-Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 м/c кадәр, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем;

- Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән буран, бозлавык.

Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.

 

14 февраль көнне Сосна авылы гражданнары җыены һәм "Сосна" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International