15 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында библиотека белән берлектә бөек шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте. Салавыч балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар, китаплары белән таныштылар.