ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 2020 елның 18 февралендә «Много деток –хорошо!» («Күп бала ул - бик мөһим!») дип исемләнгән, өч ул тәрбияләүче күп балалы аталар өчен чара узды.

18 февраль көнне Чепья мәдәният йортында яшьләр форумы ачылышы узды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин чыгыш ясадылар. Форум кысаларында яшьләр авылның берничә шәхси эшмәкәрендә, шулай ук «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

19 февраль көнне Пыжмара авыл җирлегендә яшәүче 14 тыл ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль һәм бүләкләр тапшырылды. 

Начар метеорологик күренешләр: 20 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.

13 февраль көнне Алан авылы клубында башлангыч мәктәпнең 2-4 сыйныф  укучылары өчен "Еллар аша дәшә Әфганстан" исемле очрашу уздырылды. Очрашуга әфганчы Галиев Гариф Зариф улы чакырылды.  Ул укучыларга үзенең Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән еллары турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Укучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде. 

15 февраль көнне «Балтач» универсал спорт залында 2002-2005 елгы, 2006-2008 елгы, 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Хыял» яшьләр үзәге призына бадминтон ярышлары үтте. 

2020 елның 14 февралендә 12.00 сәгатьтә Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач муниципаль районының “Форпост” мәктәп отрядлары арасында Г.А. Сидоров истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шәхси команда спорт ярышлары узды.

16 февраль көнне Чапшар авылында үзенең тальян моңнары белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төркия сәхнәләрен яулаган, атаклы шофер-механизатор, оста столяр, атаклы балта остасы Гаязов Гәрәфетдин абыйга 85 яшь тулу истәлегенә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны бергәләп кабул итә.

2020 елның 17 февралендә район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International