2020 елның 17 февралендә район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча рейдлар үткәрде. Алар Смәел авылында мәдәният йорты һәм Шеңшеңәр авыл Советы бинасында ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, районның баш архитекторы Ш. Ф. Борһанов, төзелеш бүлеге җитәкчесе И. Н. Сәгъдиев катнашты. Әлеге объектларда булып, җитәкчелек төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдерде.
Эш башыннан алып ахырына кадәр барысы да контрольдә булачак. Һәр объектта эш кайный, башланган эшләрне ахырына җиткерү һәм эшне сыйфатлы, вакытында һәм матур итеп башкару өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә.