19 февраль көнне Түбән Кенә авыл клубында яшьләр һәм өлкәннәр белән әңгәмә үткәрелде. Яшьләр белән авыл участок инспекторы зыянлы матдәләр турында сүз алып барса, олыларга мошенничество темасына өлкән инспектор Гөлия Филсуровна аңлатмалар бирде.
19 февральдә «Факел» яшьләр клубында үткән кичә бик җылы, хатирәләргә бай булды. Ватанны саклаучылар көненә багышлап төрле елларда армияда хезмәт иткән ир-егетләр үзләренең истәлек блокнотларын (дембель альбомы) алып килеп күргәзмә төзелде. Альбом хуҗаларына үз хезмәтләре, кызыклы, җитди моментлары турында сөйләргә, кунаклар белән тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Гаилә архивларында сакланучы дембель альбомнарын һәм сугыш чорындагы җырларны җанландырган кунакларга «Факел» клубы хезмәткәрләре олы рәхмәтләрен белдерде.
Агымдагы елның 11 февралендә «Мобиль бригада» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре Нөнәгәр авылында яшәүче ялгыз пенсионер Наил Камалиевның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ социаль карамакта торучы тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырылды.
20 февраль көнне Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 11 класс укучылары игътибарына класс сәгате вакытында Муса Җәлилнең иҗатына багышланган викторина үткәрде.
2020 елның 19 нче февралендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Таҗетдинов Р.А., Балтач муниципаль районы хәрби комиссариатыннан вәкил Павлов А.П.,һәм җирлек башлыгы катнашында авыл җирлегенең тыл ветераннарына « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераннарына бәйрәм пакетлары тапшырылды.
18 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Дарите книги с любовью" акциясе тәмамланды.
Россия авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССРның 100 еллыгына багышлап, шул исемдәге бодай сортын чыгарганнар. 12-14 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узган агросәнәгать форумында беренче тапкыр сорт киң җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителде.
2020 елның 19 нче февралендә Югары Субаш авыл җирлегенең тыл ветераннарына « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды.
Балтач муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган тантаналы чаралар узды.
Агымдагы елның 19 февралендә тантаналы шартларда районның 7 Бөек Ватан сугышы ветеранына: Гильмуллин Гыйлван Гильмулла улына (Балтач штб.), Галимуллина Тәскирә Гомәр кызына (Түбән Кенә авылы), Зәкиев Мөдәрис Зәки улы (Таузар авылы), Хәбибуллин Гыйльметдин Хәбибулла улы (Нөнәгәр авылы), Нәҗипов Габделгани Нәҗип улына (Алан авылы), Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызына (Бөрбаш авылы), Хәбибуллин Мөхлис Хәбибулла улына (Иске Салавыч авылы) «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.