2020 елның 19 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н., Балтач муниципаль районы хәрби комиссариатыннан вәкил Шакиров Р.Г., җирлек башлыгы, мәктәп директорлары катнашында авыл җирлегенең тыл ветераннарына « Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел (1941-1945)» юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераннарына бәйрәм пакетлары тапшырылды.