«Факел» яшьләр клубында үткән кичә бик җылы, хатирәләргә бай булды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә «Факел» яшьләр клубында үткән кичә бик җылы, хатирәләргә бай булды. Ватанны саклаучылар көненә багышлап төрле елларда армияда хезмәт иткән ир-егетләр үзләренең истәлек блокнотларын (Дембельский альбом) алып килеп күргәзмә төзелде. Альбом хуҗаларына үз хезмәтләре, кызыклы, җитди моментлары турында сөйләргә, кунаклар белән тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Гаилә архивларында сакланучы дембель альбомнарын һәм сугыш чорындагы җырларны җанландырган кунакларга «Факел» клубы хезмәткәрләре олы рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International