Балтач муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган чаралар башланды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Балтач муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган тантаналы чаралар узды.

Агымдагы елның 19 февралендә тантаналы шартларда районның 7 Бөек Ватан сугышы ветеранына: Гильмуллин Гыйлван Гильмулла улына (Балтач штб.), Галимуллина Тәскирә Гомәр кызына (Түбән Кенә авылы), Зәкиев Мөдәрис Зәки улы (Таузар авылы), Хәбибуллин Гыйльметдин Хәбибулла улы (Нөнәгәр авылы), Нәҗипов Габделгани Нәҗип улына (Алан авылы), Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызына (Бөрбаш авылы), Хәбибуллин Мөхлис Хәбибулла улына (Иске Салавыч авылы) «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, хәрби комиссариат вәкиле, ветераннар Советы рәисе, мәктәп директорлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары ветераннарга котлау сүзләрен җиткерде.

Очрашу барышында хатирәләр, якты хисләр, рәхмәт сүзләре күп булды. Сугыш фронтларында һәлак булган каһарманнар, тылда Җиңүне якынайткан һәм бөтен дөньяга хәрби рух көчен һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык күрсәткән батырлар турында да искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International