16 февраль көнне Чапшар авылында үзенең тальян моңнары белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төркия сәхнәләрен яулаган, атаклы шофер-механизатор, оста столяр, атаклы балта остасы Гаязов Гәрәфетдин абыйга 85 яшь тулу истәлегенә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Чараның төп өлеше - туплы хоккей турнирында Чапшар, Пүскән, Салавыч авылының 5-8 класс малайлары көч сынашты. Үзләренең тырышлыклары, җыр-моңнары белән даны еракларга таралган Гаязовлар нәселе әтиләрен искә алып, моңлы җырлар башкардылар, авыл халкын тәмле пылау, уха, коймак белән самовар чәе эчертеп сөендерделәр. Мансур абыйның һәрвакыттагыча искиткеч матур бизәлгән аты бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Авыл һәм шәһәрдән кунакка кайткан балалар өчен атка утырып авыл әйләнү зур шатлык булды. Халык көне буе татар һәм чабата биюләрен биеп, күңелле бәйрәм итте. Соңыннан Гаязов Шәүкәт абый турнирда катнашкан командаларга һәм иң матур уен күрсәткән уенчыларга әтисенең истәлеге итеп зур бүләкләр тапшырды.