Урта Көшкәт авыл клубында мастер-класс үткәрелде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында китапханә белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган «Назлы юллама» дип исемләнгән валентинкалар ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Балаларның игътибарын шуңа юнәлттеләр: иң оригиналь булып һәрвакыт үз куллары белән эшләнелгән валентинка санала һәм соңгы вакытта алар бик  популярлаша бара.

Мастер-класс башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Укучылар якыннары өчен йөрәк формасындагы бүләкләр әзерләделәр һәм аларны үз зәвыкларына туры китереп бизәделәр. Эш җиңел түгел, әмма бик мавыктыргыч булып чыкты. Ә иң мөһиме, әлбәттә, бу фантазия һәм хис-тойгылары белән уртаклашырга теләк булу! Аларның күзләре ялтырады, алар бик тырыштылар, һәркем үз йөрәгенең бер кисәген бу эшкә салды! Ә иң мөһиме, гармония, мәхәббәт һәм бердәм компанияле җылы атмосфера тудырылды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International