15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфган Республикасыннан чыгарган көн уңаеннан, Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә "Әфганстан – йөрәк ярасы" исеме астында яшьләр өчен әфганчы егетләр катнашында әңгәмә үткәрелде. Гарифуллин Фидәил үзенең 2 ел хезмәте вакытында ниләр күргәнен, кичергәнен яшьләргә бәйнә-бәйнә сөйләп китте. Нигъмәтҗанов Рамил Кандагардагы тормышны тасвирлап сөйләде. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Әңгәмәбез илебезнең киләчәге тыныч булсын дигән сүзләр белән тәмамланды.