2020 елда "Эчке һәм читтән керү туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2019 елның 7 декабрендәге 1619 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары (алга таба - Кагыйдә) нигезендә Федераль агентлык тарафыннан туризм буенча федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс уздырыла.
Конкурс туристик хезмәтләр күләмен, төнгә йоклау өчен калулар санын, туристлык тармагы хезмәткәрләренең санын арттыруга, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристик мохит булдыруга һәм үстерүгә, һ.б. юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында «Туризм» ярдәмче программасы кысаларында уздырыла.
Конкурста катнашуга заявкалар биргән оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар катнаша ала.
Конкурста катнашу кагыйдәләре, шулай ук башка кирәкле мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://www.garant.ru/products/ipo/prime/doc/73129382/.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының контакт шәхесе - туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Софьина Анастасия Валерьевна (тел. (843) 222-90-40, e-mail: Anastasia.Sofina@tatar.ru).