Балтач «Форпост» үзәге әңгәмә үткәрде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 елның 11 февралендә 14.40 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, тәмәке тартуның тискәре күренешләрен кисәтү һәм спиртлы продуктлар куллануның зыяны турында», «Закон һәм җаваплылык», «Бу дөнья ничек матур!», «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит», «һөнәр сайлау» дигән темаларга Балтач урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Россия Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Сибгатуллин А. З., ЮХИДИ бүлеге инспекторы Садыков А. Р., Балтач урта мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре Шәрипова Л. Р. һәм Галиева В. Г., «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашты.

Чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International