Сосна авылы мәчетенә - 20 ел

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

 6 февраль көнне Сосна авылында зур вакыйга – авыл мәчетенең 20 еллык юбилее булып узды.

Чара иртәнге сәгать 9 да чәй эчү белән башланып, сәхнәдә матур бәйрәм төсен алды. Республикабыз мөфтие Җәлил хәзрәт юбилейны эчтәлекле итеп алып барды. Татарстан мөфтиятеннән кунаклар, академик Әхмәт Мазһаров кебек авылның күренекле шәхесләре,  районыбыз имамнары катнашты. Балалар чыгышы, котлаулар, бүләкләүләр, матур теләкләр- һәркемнең күнеленә хуш килде. Мәчет төзелешенә аеруча өлеш керткән кешеләрнең исеме телгә алынды, “Рәхмәт хатлары” бирелде.

Мәчеттә өйлә намазы укылганнан соң, бәйрәм “Сосна” авыл хуҗалыгы һәм мәчеттә укучы хатын-кызлар көче белән әзерләнгән мул табын артында үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International