14 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган "Үткән еллар хәтере" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Григорьев Юрий Петрович һәм Макаров Сергей Анатольевич чакырылган иде.
Чара башында укучыларны 1989 елның 15 февралендә булган истәлекле дата белән таныштырдылар, әлеге сугышта һәлак булган барлык кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары чара чакырылган кунаклар белән әңгәмә, кызыксындырган сорауларга җаваплар белән дәвам итте.