Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үттеләр. "Ватан сугышчылары" паркында бу вакыйгага багышланган митинг узды. Әфган сугышын узган ветераннар кулларында гвоздикалар белән килделәр, һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм венок куйдылар. Кунаклар күп иде: вафат булган сугышчыларның әниләре, тол калган хатыннары, туганнары һәм якыннары.

Әфганчыларны башка гаскәрләрнең вәкилләре дә сәламләде, тол калган хатыннары җылы сүзләр әйтте, әфганчылар гимны яңгырады.

Чараның икенче өлеше район мәдәният үзәгендә дәвам итте, биредә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган концерт куелды. Район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоатович Хәйретдинов һәм Балтач районы әфганчылар советы рәисе Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин Әфган сугышы ветераннарын котладылар.

Әфган сугышы... Ул тарихка китеп, тулы булмаган ун ел эчендә меңләгән сугышчы-интернационалистларның гомерен өзә. Бу сугыш үзенең кара канаты белән күп гаиләләргә кагылды. Әфганстандагы сугыш - ул, барыннан да элек, анда турыдан-туры катнашканнарның хәсрәте.

Без Әфган фаҗигасен һәм үз бурычларын намус белән үтәгән, җирдә тынычлык өчен гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләрне онытмаска тиеш!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International