15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары өчен “Җәлил батырлыгы онытылмас!” дип аталган тукталышлы уку үткәрелде.
2020 елның 14 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Р.Р. катнашында Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Анда җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 14 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 15 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә зур явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -11...-13˚, аязганда -18˚. Көндез максималь һава температурасы - 5..-8˚. Юлларда бозлавык.
2020 елның 13 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлек командиры Перемечев Э.Н. үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте hәм янгыннан саклану чаралары турында сөйләде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районының Ципья авылында "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.
12 февраль көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач гимназиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Балтач гимназиясе укучыларының Бөек Ватан сугышы ветераны Хасбиуллин Мансур Хисмәт улы белән очрашуын уздырды.
13 февраль көнне Субаш мәдәният йорты китапханәсендә Әфганстан ветераннары һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының тол хатыны белән Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары очрашты.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында 12 февраль көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында тематик чара үткәрелде.
Бүген, 13 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы Балтач муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресләре үткәрде.
«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә. Муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын исәпләү һәм түләүне, җирле бюджетларда бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү өчен каралган акчалар хисабына, минималь хезмәт хакы буенча яңа шартларны исәпкә алып башкарырга кирәк.