Минем күп милләтле Республикам

2020 елның 14 феврале, җомга

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары кысаларында 12 февраль көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында тематик чара үткәрелде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлшат Сәлахова Балтач гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Минем күпмилләтле Республикам» дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрде.

Чара барышында балалар ТАССРның оешуы һәм якынлашып килүче 100 еллык юбилее турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Безнең Республикада яшәүче төрле милләт кешеләре турында әңгәмә иң кульминацион момент булды. Балалар төрле халыкларның костюмнары рәсемнәрен зур кызыксыну белән карадылар һәм аларның теге яки бу халыкныкы булуын танырга тырыштылар. Рәсемнәрнең буялмаган булулары биремнең катлаулылыгын арттырды. Әмма бу аларны борчымады. Укучылар үзләрен яхшы белемле итеп күрсәттеләр һәм барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр.

         Чара куелган максатка иреште: балигъ булмаган балаларда гражданлык – патриотик хисләр тәрбияләүгә һәм Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре һәм тарихы турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International