Бүген, 13 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы Балтач муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресләре үткәрде.
Дәреснең темалары ике истәлекле датага — ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
ТАССРның 100 еллыгына һәм республиканың Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә багышланган документаль фильмнарны караганнан соң, Камил Әсгатович укучылар алдында чыгыш ясады:
- Беренче чиратта сез үз Ватаныгыз тарихы белән кызыксынырга, аны белергә тиеш. Заманча таләпләргә туры килә торган сыйфатлы белем алу, җәмгыятьтә үз урыныгызны табу һәм кешеләр файдасына лаеклы эшләү өчен мөмкин кадәр тырышып укыгыз.
Шулай ук парламентарий балаларга РФ Конституциясенең дәүләт, җәмгыять һәм һәр кеше тормышында роле турында сөйләде. Балалар вакыт сынавын уңышлы узган илнең төп законын кабул итүнең катлаулы шартлары турында белделәр: аның заманнар, тарихи чорлар алмашы кисешкән урында тууы һәм монда аның рухы салынган.
Парламент дәресләре диалог форматында узды, депутат балаларның сорауларына җавап бирде. Балалар республика Дәүләт Советында кабул ителә торган закон проектлары, булачак һөнәрләр, Татарстанның тарихы һәм урыны турында кызыксындылар.
Балтач мәктәбе укучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган үз куллары белән ясаган эшләрен күрсәтсәләр, гимназия укучылары хәрби тематикага шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр.
Дәрес ахырында Камил Әсгатович актив катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм мәгариф учреждениеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.