ТР да яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына бер тапкыр 100 мең сум акча алачак

2020 елның 14 феврале, җомга

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районының Ципья авылында "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәмә рәвештә Республика Президенты тарафыннан сугышта катнашкан, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Житель блокадного Ленинграда» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр республика түләве бирү турында карар кабул ителде. Федераль түләүгә өстәмә рәвештә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум алачак. Шул рәвешле 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International