ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

«Крутушка» балалар сәламәтләндерү лагерына 10 юллама бирелде, 2020 елның 28 февраленнән 22 мартына кадәр (24 көн).

Юлламалар бушлай дәвалану белән.  Шулай ук балалар өчен төрле кызыклы чаралар, саф һавада йөрү оештырылды. Санаторийда торган вакытта мәктәп программасы буенча уку дәвам итә.

Юллама түбәндәге балаларга бирелә:

- 7 яшьтән 15 яшькә кадәр;

- җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган аз тәэмин ителгән гаиләдә яшәүче балалар;

- опекага алынган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;

- гомуми белем бирү учреждениесендә белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала (инвалид бала);

Юллама алу өчен 2-57-75, 89871751825 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

12 февраль көнне Салавыч күппрофильле лицее укучылары һәм әти-әниләре өчен Бөек Җиңунең 75 еллыгы уңаеннан Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеена экскурсия оештырылды.  Музей бик матур, экспонатлар күп төрле. Музей директоры Гарифжан Галиевич үзе кичергән ачы сугыш елларын тәфсилләп сөйләде, экспонатлар белән таныштырды. Әти-әниләр дә, балалар да кәнагәть булып музейны ошатып кайттылар.

2020 елның 10 февралендә «УК Ак РЕНТА» оешмалары һәм «ПИК СИНЛАНДЕ» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу булды. Алар Балтач районы предприятиеләре, оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән очраштылар. Яклар шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү планнары турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар.

Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда... Илебез  тарихы белән бәйле интеллектуаль уенның исеме  - РИСК нәкъ менә шулай тәрҗемә ителеп киңәйтелә. 

13 февраль көнне класс сәгате вакытында Балтач гимназиясенең 10 а, б класс укучылары игътибарына Муса Җәлилгә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

2020 елның 7 февралендә Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективының отчет җыелышы узды. Җыелышта шулай ук Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Җәләев Рафил Хәлиф улы, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү коллективы рәисе Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, учреждение җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыллардагы дин әһелләре, Әтнә, Сәрдек, Пыжмара авылларында яшәүчеләр катнашты.

6 февраль көнне Алан авылы клубы мөдире Нигъмәтҗанова Л.М. "Рәхмәт Сезгә, тыл ветераннары!" дип исемләнгән чара уздырды. Башлангыч  мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән бергә авылның тыл ветераны Зәйтүнә Мотыйгуллинаның хәлен белеп, аның сугыш чорындагы тормышы, эшчәнлеге турындагы сөйләүләрен видеотасмага яздырып, фотога төшереп кайттылар. Балалар ветеран апага үз куллары белән эшләнгән открытка, күчтәнәч тапшырдылар.

2020 елның 11 февралендә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбе укучылары белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды.

2020 елның 9 февралендә Ялтра трассасында православие динендәге балалар өчен чаңгы ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International