6 февраль көнне Алан авылы клубы мөдире Нигъмәтҗанова Л.М. "Рәхмәт Сезгә, тыл ветераннары!" дип исемләнгән чара уздырды. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән бергә авылның тыл ветераны Зәйтүнә Мотыйгуллинаның хәлен белеп, аның сугыш чорындагы тормышы, эшчәнлеге турындагы сөйләүләрен видеотасмага яздырып, фотога төшереп кайттылар. Балалар ветеран апага үз куллары белән эшләнгән открытка, күчтәнәч тапшырдылар.