Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда...

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда... Илебез  тарихы белән бәйле интеллектуаль уенның исеме -РИСК нәкъ менә шулай тәрҗемә ителеп киңәйтелә. “Иҗат”, “Тарих”, “Мәдәният” категорияләреннән торган әлеге уенда Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Балтач Үзәк  китапханәсендә көч сынашты. Уен барышында укучылар белем һәм фикер йөртү сәләтләрен, логика һәм интуицияләрен кулланып  ТАССРның 100 еллыгына багышланган сорау-биремнәргә җавап таптылар. Нәтиҗәдә, 1 балл аермасы белән Балтач гимназиясе укучылары командасы җиңүче булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International